18 нче гыйнвар көнне Кәзкәй мәдәният йортында Кәзкәй авыл җирлеге советының 2016 нчы елда эшләнгән эшләре буенча отчеты булып узды. Бу чор узган елга нәтиҗә ясап, алга бурычлар һәм максатларны билгели торган вакыт та булып тора. Авыл башлыгы үткән елгы йомгакалар белән һәм киләсе елга бурычлар, планнары белән таныштырды. Җирлекнең мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларга ял концерты күрсәттеләр.