Иске Сәфәр авылы китапханәсе яңалыклары

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

           20 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Татарстан республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиевка 80 яшь тулу уңаеннан кичә үткәрелде. Авыл кешеләренә Минтимер Шәрип улының биографиясен  кабаттан искә төшерү  кызыклы булды. Беренче Президентка багышланган  слайдлар зур кызыксыну уятты. Бу слайдлар аша Минтимер Шәрип улының тормыш юлы һәм эшчәнлеге, гаиләсе турында тулырак таныштык. Кичә ахырында катнашучылар Сәкинә ханым Шәймиеваның "Минтимернең хәләл җефете" исемле  китапларын алдылар, китапханәче Әлфинур Шәйхелмәрдәнова  Яъсуф Шәфыйковның "Актанышка кайта юлларым" дигән китабына күзәтү ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International