Түбән Богады авылында гомер итүче тыл ветераны Вәзихә Хөснулла кызы Шакирова 16 нчы февраль көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Өстәл теннисы буенча 12 февраль көнне Нефтекама шәһәрендә Башкортстан кубогына уеннарның чираттагысы узды.
15 февраль көнне СХТ китапханәсендә М. Җәлил иҗатына буенча әдәби кичә үткәрелде.
15 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган шигырь конкурсы үткәрелде.
15 февраль көнне Актанышбаш авыл китапханәсендә «Табигать – тиңсез хәзинә» кичәсе үткәрелде. Соңыннан “Табигатьнең бөек патшалыгы” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Балалар һәм яшүсмерләрнең " Йолдызлык- 2017" сәнгать фестивале үз эшен дәвам итә.
Мәктәптә 1 класс укучыларының матур бәйрәме - "Әлифба" бәйрәме үтте.
Тәхия Әхтәм кызы Усманова Яңа Әлем авылы җирлеге тормышында актив катнаша. Быел ул ел саен 8 Март бәйрәме уңаеннан уздырыла торган «Ел хатын-кызы» республика конкурсында катнашты. 10 февральдә Алабугада конкурсның зона этабы узды. Анда республикабызның җиде районы көч сынашты. Тәхия Усманова анда уңышлы чыгыш ясап, «Өченче буын герое» («Герой третьего возраста») номинациясендә җиңү яулады.
Актаныш районы Чуракай авылы китапханәсендә үзенчәлекле дә, мавыктыргыч та, бик матур да күргәзмә эшли. Анын авторы Чуракай кызы Элмира Шәехова. Ул Казан Федераль университетының 4 курс студенты.
10 нчы февраль көнне Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә проект эшләрен яклау буенча конкурс үтте.