15 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган шигырь конкурсы үткәрелде. Чарада 3,4 нче сыйныф укучылары катнашып, һәркайсы Муса Җәлил шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләделәр. Китапханәче Әлфинур Шәйхелмәрдәнова герой-шагыйрьгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырып, укучыларга Муса Җәлилнең китапларын тәкъдим итте.