Тәхия Усманова - «Өченче буын герое» номинациясендә җиңүче

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Тәхия Әхтәм кызы Усманова  Яңа Әлем авылы җирлеге  тормышында  актив катнаша.  Быел ул ел саен 8 Март бәйрәме уңаеннан уздырыла торган «Ел хатын-кызы» республика конкурсында катнашты. 10 февральдә Алабугада конкурсның зона этабы узды. Анда республикабызның җиде районы көч сынашты. Тәхия Усманова анда уңышлы  чыгыш  ясап, «Өченче буын герое» («Герой третьего возраста»)  номинациясендә  җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International