Актаныш теннисчылары Башкортстаннан җиңү белән кайтты

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Өстәл теннисы буенча 12 февраль көнне Нефтекама шәһәрендә Башкортстан кубогына уеннарның чираттагысы узды. Әфганчылар көненә багышлап оештырылган ярышта 5 районннан яшь спортчылар көч сынады. Актаныш спорт мәктәбеннән Булат Шәкүров, Сөмбел Шәйхразиева, Диләрә Зәкиева, Данил Харисов – I, Камилә Шиһапова, Рүзәл Салихов – II, Илназ Сәрвәров, Риназ Садертдинов III урыннарны алып кайттылар. Остазлары – Булат Солтанов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International