Актанышның яшь талантлары

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Актаныш районы Чуракай авылы китапханәсендә үзенчәлекле дә, мавыктыргыч та, бик матур да күргәзмә эшли. Анын авторы Чуракай кызы Элмира Шәехова. Ул Казан Федераль университетының 4 курс студенты.

Чуракай китапханәсе мөдире Римма Мингазова:

-Безнең авылда һөнәрле балалар, студентлар яши. Элмираның картиналар иҗат итүен белгәч, 3 февральдә студентлар очрашуына үзенең эшләрен алып килүен сорадым. Һәм алардан күргәзмә эшләп куйдык. Элмира һәр картинасына анлатма бирде, кайсы нинди стильдә эшләнгән, нинди халәттә барлыкка килгәнен тәфсилләп сөйләде.

Китапханәгә килүчеләрнең берсе генә дә кургәзмәгә битараф калмый, чөнки алар күзгә рәхәтлек бирә.

Киләчәктә Элмирага иҗади уңышларга ирешеп, районыбызның якты йолдызы булуын һәм иҗат җимешләре белән һәркемне шатландыруын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International