ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2017 ел
җомга

17 февраль көнне Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 13 утырышы узды. Анда депутатлар 2016 нчы елның социаль-экономик үсеш  нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга бурычлар  хакында сөйләштеләр. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаштылар.

      17 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә яңа кайткан китапларны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.

Аккүз авыл китапханәсендә экология елына "Туган ягым- яшел бишек" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.Мәктәп укучылары белән "Кеше һәм табигать" дигән экология сәгате уздырылды.

16 февраль көнне - герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан Аккүз авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Муса Җәлил- үлемсез шагыйрь" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.

Балалар бакчалары арасында "Йолдызлык - 2017" бәйгесенең район туры


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Сагына сине Сөн буйларың"

16 нче  февраль көнне Чалманарат авыл китапханәсендә герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган " Җыр булып яңгыраган гомер " исемле әдәби кичә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International