ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

23, 24, 25, 26 февраль – ял көннәре булачак.  

9-11 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Районыбыздан “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” укучылары Вилданова Әдилә, Ваншина Алия, Исламова Алия һәм “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе”ннән Вәлиева Гүзәл әлеге олимпиадада җиңү яулап кайттылар. Укучыларны һәм аларның мөгаллимнәре Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызын, Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызын ихлас күңелдән котлыйбыз.


19
февраль, 2017 ел
якшәмбе

18
февраль, 2017 ел
шимбә

18 февральдә,  районыбызның «Актаныш» универсаль спорт комплексында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы узды.

17 февраль көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә "Сердәш" интереслар клубының чираттагы утырышы үткәрелде.

      17 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Утлы еллар хатирәсе" дип исемләнгән  патриотик кичә үткәрелде. Бу чара Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланды.


17
февраль, 2017 ел
җомга

17 нче февраль көнне Кәзкәй мәдәният йортында балалар бакчасы коллективының "Балачак илендә" исемле концерты булды. Әлеге концерт ата - аналарның, килгән тамашачыларның "Уенчык алырга булыш" акциясе кысаларында уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International