Мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы спартакиадасы нәтиҗәләре

2017 елның 19 феврале, якшәмбе

Актаныш районында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы төгәлләнде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе дә катнашты.

Нәтиҗәләр буенча, мәгариф хезмәткәрләре гомумкоманда беренчелегендә “А“ төркемендә барлык спорт төрләре буенча Актаныш районы җиңде, Чирмешән  районы икенче, Мөслим районы  өченче булды.

Гомумкоманда беренчелегендә “Б“ төркемендә пьедесталның югары баскычына Кукмара  районы мәгариф хезмәткәрләре күтәрелделәр. Икенче урынны  Азнакай районы командасы алды, Мамадышлылар  3нче урында.

“Мондый киеренкелекне хәтта җитди спорт бәйгеләрендә дә сирәк күрәсең. Сез, нинди урын яулавыгызга карамастан, биредән барыгыз да җиңүчеләр булып кайтып китәсез. Спартакиаданы оештыручыларга, катнашучыларга чиксез рәхмәт, – диде министр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International