17 февраль Кәзкәй авылы китапханәсе һәм Кадет- интернат мәктәбе укучылары белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан "Тамчы шоу" интеллектуаль уены үткәрелде. Уенчылар ике командага "Тукай оныклары" һәм "Тел белгечләре" нә бүленеп төрле биремнәрне үтәделәр.
Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Нигә шулхәтле кадерле, якын сүз ул?
2001-2002 нче елгы укучылар арасында Мамадыш шәһәрендә узган республика волейбол ярышында Актаныш җыелма командасы 16 команда арасында 7 нче урынга лаек булды. Җыелма команда членнары арасында безнең мәктәп укучылары Вәгыйзова Адилә белән Галимова Гүзәл дә бар иде. Спортчы кызларыбызга тагын да биегрәк үрләргә ирешүләрен теләп калабыз!
18 февраль көнне Югары Яхшый авылы үзешчәннәре Данил Салиховның "Өзелгэн йөзем" драмасын сәхнәләштерделәр.
20 февраль көнне СХТ китапханәсендә "Телем минем- дустым минем" дип исемләнгән аралашу сәгате узды.Чара 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көненә багышланган иде.
20 февраль көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш № 2 санлы мәктәбенең 10 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин, район үзәк больницасы гинекологы А.Э.Хусаинова катнашында “Ничек бәхетле гаилә корырга ?” дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева кызлар, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.
Тыл ветераны Мирзаһитова Һауа Мирзаһит кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Кешенең бөтен тормышы туган тел белән бәйле.