17 февраль Кәзкәй авылы китапханәсе һәм Кадет- интернат мәктәбе укучылары белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан "Тамчы шоу" интеллектуаль уены үткәрелде. Уенчылар ике командага "Тукай оныклары" һәм "Тел белгечләре" нә бүленеп төрле биремнәрне үтәделәр : туган тел турында мәкальләрне белү, шигырь төзү, татар теле кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирү, хикәя төзү, әдәби әсәрдән өзекне сәхнәләштереп күрсәтү. Ә уен укучыларның туган тел турында шигырьләре, җырлары белән аралаштырып алып барылды, "Тел ачкычы" китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.