Кадерле ветеран, котлы булсын туган көнең!

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Яңа Әлем авылында гомер итүче тыл ветераны Мирзаһитова Һауа Мирзаһит кызы 20 февраль көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. РФ Президент Владимир Путин  һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны Актаныш районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте.

Шулай ук Һауа әбине котларга Яңа Әлем  авыл җирлеге башлыгы Илшат Җамалиев,  район ветераннар Советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев һәм "Башак" ҖЧҖ җитәкчесе Хәлил Хуҗин килделәр. Изге текләкләрен җиткерделәр һәм күчтәнәч-бүләкләрен тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International