Гаилә – тормыш нигезе

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Нигә шулхәтле кадерле, якын сүз ул?

Әлеге сорауларга җавапны икенче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары 20нче февраль көнне район ЗАГС бүлегендә уздырылган “Ачык ишекләр көнендә” таптылар. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Мөхәммәдиева Г.Б. алып барды. Ул укучыларны бүлекнең эше белән таныштырды, кызыклы экскурсиягә чакырды. Очрашуга килгән Рамил хәзрәт, акушер-гинеколог Разетдинова А.Э., психолог Шайдуллина Ф.З.ның кызыклы чыгышлары балаларны уйланырга мәҗбүр итте, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу истәлеге итеп катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International