17 февраль көнне Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 13 утырышы узды. Анда депутатлар 2016 нчы елның социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга бурычлар хакында сөйләштеләр. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаштылар.
Эшлекле сәфәр “Актаныш” агросәнәгать паркында урнашкан «Касыймов» сөт комбинаты белән танышудан башланды. Монда ук районыбыз кунаклары җирле товар җитештерүчеләр оештырган күргәзмәне карап уздылар һәм аңа югары бәя бирделәр.
Соңрак делегация 2016 елда сафка бастырылган “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле бинасында узган район Советы утырышында катнаштылар.
Сессиядә Актаныш районының 2016 нчы ел социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга бурычлар турында район башлыгы Фаил Камаев доклад ясады.
Утырышта катнашканнар каршында чыгыш ясап, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актаныш районы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Актанышның күп күрсәткечләр буенча республикада алдынгылар рәтендә икәнен билгеләп үтте һәм болар барысы да шушында яшәгән тырыш, фидакарь халык хезмәте нәтиҗәсе икәнен дә билгеләп узды.
Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров районыбыз алдынгыларын бүләкләп киттеләр.