Иске Сәфәр авылы китапханәсе яңалыклары

2017 елның 17 феврале, җомга

          17 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә яңа кайткан китапларны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Җәлил хәзрәт Фазлыев турындагы "Бәхет тәме", Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китапларын китап укучылар зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Даими китапханәгә йөрүчеләрнең күп булуы, аларның яңа кайткан китапларны яратып укулары бүгенге көндә китапханәче өчен зур бәхет. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International