10 нчы февраль көнне Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә проект эшләрен яклау буенча конкурс үтте. Беренче класстан башлап тугызынчыга кадәр укучылар чыгыш ясадылар. Һәркем үзенчәлекле, матур чыгыш ясарга тырышты. Презентацияләр, эшләнмәләр, җырлар-биюләр бик матур булды. Нинди генә кызыклы темалар юк иде арада: "Математика һәм музыка", Математикада симметрия күренеше", "Бишек җырлары", "Бәхет нәрсә ул?". Конкурс бик кызыклы һәм файдалы булды.