ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

8 март  Карт авыл клубында Ильясов Фирдинатның иҗат кичәсе.

Өстәл теннисы буенча 1-5 март көннәрендә Казанда XI укучылар Спартакиадасы һәм параллель рәвештә 2002 елгылар белән кечерәкләр катнашында Татарстан беренчелеге узды.


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кәзкәй авылы китапханәсендә "Курчаклар. Балалар. Китаплар." исемле уен формасында тематик кичә үткәрелде. Беренче курчаклар борынгы  Мисыр вакытыннан бирле билгеле, ул вакыттка алар уенчык буларак түгел, ә ритуалларда, бәйрәм тантаналарында, төрле вакыйгалар вакытында кулланылганнар. Борынгы Римда 10- 15см дагы балчыктан ясалган фигураларны мода күрсәтүдә файдаланганнар.

9 нчы март көнне барлык 5-10 класс укучылары да, өч командага бүленеп, төрледән-төрле биремнәр үтәделәр. Эстафета ярышларында, мылтык сүтеп-җыюда, турникта күтәрелүдә, кызлар чәчен үрүдә һәм башка бик күп төрләрдә үзләренең җитезлекләрен һәм уңганлыкларын күрсәттеләр алар. Нәтиҗәдә “Акчарлаклар” командасы җиңүгә иреште.

7 март көнне Меңнәр авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Әниемнең йомшак куллары" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.

8 март Кәзкәй мәдәният йортында Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Сез тормышыбыз яме" исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Чыннан да гүзәл затлардан башка яшәешне күз алдына да китереп булмый. Кичә алып баручыларның шигъри юллары, матур сүзләре, яшьләрнең дәртле биюләре, моңлы җырлары белән аралаштырып алып барылды. Әдәби әсәрләрдән өзек, презентация күрсәтелде. Илебездә бер генә хатын - кыз да бу көнне игътибардан читтә калмасын иде дигән теләктә кичәбезне тәмамладык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International