“Чын йөрәктән җылылык” акциясенә йомгак ясалды. Бу акциядә укытучылар да, укучылар да актив катнаштылар. “Благодарение” фонды тарафыннан диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнделәр.
Бүген ягъни 10 нчы март көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирем мәктәбендә Күҗәкә ,Теләкәй, Мари-Суксу,Тат- Суксу, Яңа Кормаш һәм үзебезнең 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан тапшырып карыйлар. Аларга уңышлар телибез!
Кәзкәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Сез- тормышыбыз язы" исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичә Г.Әпсәләмовның Ак чәчәкләр" әсәренә презентация һәм җыры белән башланып китте.
8 март көнне 11,00 сәгатьтә Куян авылы мәдәният йортында “Хатын-кызлар иң гүзәл затлар” исеме астында кичә, бәйрәм чәе үткәрелде. Чара авылның абыстае Зәнфирә апаның чыгышы белән башланды. Концерт номерлары белән үрелеп барды.
Тулырак...
10 нчы март көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Ханым - солтаным" дип исемләнгән яз бәйрәме үткәрелде.
Бүген мәктәбебезнең 1 нче класс укучылары әлифба белән саубуллашты. Балаларының шатлыгын уртаклашырга килгән әти-әниләр шигырь-җырлар тыңлап хозурландылар. Балаларга исә Гыйлем иясе алып килгән зирәклеккә сораулар бигрәк тә ошады. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Мәктәбебездә математика атналыгы дәвам итә. Бүген математика укытучысы Әюпова Гөлфирә Әхмәтшәех кызы 10 нчы класслар арасында “Көчсез буын” ярышы үткәрде. Җиңүче булып Әюпов Шамил калды.
Тулырак...