Куян авылы мәдәният йортында бәйрәм чаралары узды

2017 елның 10 марты, җомга

8 март көнне 11,00 сәгатьтә Куян авылы мәдәният йортында “Хатын-кызлар иң гүзәл затлар” исеме астында кичә,  бәйрәм чәе үткәрелде.  Чара  авылның  абыстае Зәнфирә апаның чыгышы белән башланды.  Концерт номерлары белән үрелеп барды.

Шушы ук бәйрәм көнне 19,00 сәгатьтә авыл мәдәният йортында “Җырым булсын бүләгем” исемле укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты, соңыннан дискотека, күмәк уеннар булды.  Бәйрәм тамашачылар күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International