Әдәби әсәрләрдә хатын- кыз образы.

2017 елның 10 марты, җомга

Кәзкәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Сез- тормышыбыз язы" исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичә Г.Әпсәләмовның Ак чәчәкләр" әсәренә презентация һәм җыры белән башланып китте. Әйе, гүзәл затлардан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Хатын- кыз яңа тормыш бүләк итә. Гаиләдә ул- йортка ямь,нур, җылылык өстәүче хуҗабикә, сабые өчен- назлы әни, ир-ат өчен- сөекле хатын. Әлеге күркәм сыйфатларны үзенә җыйган хатын- кыз образы язучыларыбызның күп кенә әдәби әсәрләрендә чагылдырылган.  Кичә барышында Г.Галиеваны "Тулгак", М.Маликованың "Шәфкать", Т Мижнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр", Ф.Садриевның "Таң җиле" әсәрләреннән өзекләр укылды. Гөлсинә Галимуллинаның "Җиләкле тау сере " китабына буктрейлер күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International