"Язлар алып килә Тукайны" - әдәби-музыкаль кичә.
Чернобыль афәтенә - 31 ел.
«Туган як» музеенда сугыш китергән кайгы-хәсрәт дәрьясын соңгы тамчысына кадәр эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп тылда хезмәт куйган райондашларыбызга багышланган кичә уза.
Кырда кар эреп бетте дигәндә генә, кадерсез кунак сыман, берничә көнгә янә кыш килде. Әрсез яңгырлар да игенчеләрнең хәйран вакытын алды. Хәер, дымның җиргә зыяны булмас анысы. Тик язгы чәчүне дә озакка сузарга ярамый. Орлыклар җир куенына никадәр иртәрәк керсә, шулкадәр яхшырак, ди белгечләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да иртә культуралар чәчүне 10 майга тәмамлау бурычын куя.
Тулырак...
25-апрель көнне Үзәк китапханәнең “Илһамият” һәм “Туган тел” клублары районыбыз мөслимәләре белән бергәләп “Г. Тукай иҗатында ислам аһәңнәре” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды.
25 апрель көнне район мәдәният сараенда Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Актаныш районы мөхтәсибәте, Актанышның 1нче, 2нче урта мәктәпләре һәм технологик техникумның татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан әзерләнгән Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган “Тукай иҗатында ислам аһәңнәре” дигән темага зур тантана узды.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Э.Р.Камаева, Г.Д.Борханова чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының диния нәзарәте җирле дини оешмасының Рәхмәт Хатына лаек булдылар. 8нче сыйныф укучысы Н. Хәернасова, 10нчы сыйныф укучылары А. Галләмова, Г. Газетдиновалар “Иң оста шигырь сөйләүче” номинациясендә Җиңү яуладылар. Бәйрәмдә катнашкан укучыларга һәм аларның укытучыларныа уңышлар телибез!
Тулырак...