17 апрель көнне Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең VII Корылтае узды. Корылтайда районыбыз имам- мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан озак еллар дәвамында динебезнең алга китешенә куйган фидакарь хезмәте өчен “ Халкыбызга хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
