Тукай яши безнең йөрәкләрдә...

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган “Тукай яши безнең йөрәкләрдә“ дигән шигырь бәйрәме 26 апрель көнне район мәдәният сарае каршында 10 сәгатьтә башлана. Шигърият сөючеләрне бәйрәмгә чакырабыз. 

Район үзәк китапханәсе оештырган әлеге тантанада, Актаныштагы балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары белән беррәттән, “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзалары да чыгыш ясаячак. “Агыйдел дулкыннары” берләшмәсе үзенең барлык иҗатчыларын шушы вакытта, ягъни 26 апрель көнне 10 сәгатьтә район мәдәният сарае каршында  көтеп кала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International