«Туган як» музеенда сугыш китергән кайгы-хәсрәт дәрьясын соңгы тамчысына кадәр эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп тылда хезмәт куйган райондашларыбызга багышланган кичә уза.
Кичә барышында “Бөек Ватан сугышы еллары һәм аннан соңгы илне аякка бастыру чорында район тормышы Мактау грамоталарында “ дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
5 май көнне 14 сәгатьтә музейга рәхим итегез.