“Тукай иҗатында ислам аһәңнәре”

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

25 апрель көнне район мәдәният сараенда Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Актаныш районы мөхтәсибәте,  Актанышның 1нче, 2нче урта мәктәпләре һәм технологик техникумның татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан   әзерләнгән  Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган “Тукай  иҗатында ислам аһәңнәре” дигән темага зур тантана  узды.

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Э.Р.Камаева, Г.Д.Борханова  чараны  әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен  Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының диния  нәзарәте җирле дини оешмасының Рәхмәт Хатына лаек булдылар.  8нче сыйныф укучысы Н. Хәернасова, 10нчы сыйныф укучылары А. Галләмова,  Г. Газетдиновалар “Иң оста шигырь сөйләүче” номинациясендә Җиңү яуладылар. Бәйрәмдә катнашкан укучыларга һәм аларның укытучыларныа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International