25-апрель көнне Үзәк китапханәнең “Илһамият” һәм “Туган тел” клублары районыбыз мөслимәләре белән бергәләп “Г. Тукай иҗатында ислам аһәңнәре” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды.
Кичәдә Тукайның Коръән белән сугарылган иҗаты яктыртылды. Мәктәп укучылары, техникум студентлары аның шигырьләрен укыды, җырларын җырлады.
Районыбыз мөслимәләре тарафыннан мөнәҗәтьләре көйләнде.
Кичәдә район мөхтәсибе Руслан хәзрәт, мөслимәләр берлеге җитәкчесе З.Закирова чыгыш ясадылар һәм котладылар.
Үзәк китапханә директоры Л.Шамсунова актив катнашкан укучыларны бүләкләде.
Кичә барышында электрон презентация һәм бук-треллер күрсәтелде.
“Ядкаръләрдә Тукай рухы” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә Тукайның “Туган тел” җырын өч төрле телдә җырлау белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)