Кырда кар эреп бетте дигәндә генә, кадерсез кунак сыман, берничә көнгә янә кыш килде. Әрсез яңгырлар да игенчеләрнең хәйран вакытын алды. Хәер, дымның җиргә зыяны булмас анысы. Тик язгы чәчүне дә озакка сузарга ярамый. Орлыклар җир куенына никадәр иртәрәк керсә, шулкадәр яхшырак, ди белгечләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да иртә культуралар чәчүне 10 майга тәмамлау бурычын куя.
Кыр эшләренә килгәндә, күп хуҗалыклар да әлегә табигатьнең тулысынча көйләнеп җитүен көтә бугай. 3 миллион 375 мең гектар сөрү җиренең нибары 67 мең гектары гына тырмаланган. Бу исә узган ел күрсәткеченнән ике тапкыр азрак. 571 мең гектардагы көзге культураларның 191 мең гектарына, 500 мең гектар күпьеллык үләннең нибары 145 мең гектарына гына ашлама кертелгән.
Чәчүгә керешкән районнарны да әлегә бармак белән генә санарлык. Бу эшне беренчеләрдән булып Сарман, Зәй, Аксубай һәм Яңа Чишмә районы игенчеләре башлап җибәрде.
Бу көннәрдә республиканың кайсы гына төбәгенә барып чыксаң да, хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә тулы әзерлеген күрергә була. Мондый хәл аеруча Актаныш, Азнакай, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Зәй, Балык Бистәсе, Сарман районы игенчеләренә хас. Игенчеләребез, кем әйтмешли, чәчүлек җирләрен сусыз юып, җилсез киптерергә әзер. Язгы кояш та андыйларның күңелен аңлагандай көннән-көн ягымлырак елмая. Чәчү эшләренә дәррәү күтәрелер өчен санаулы сәгатьләр генә калып бара...