Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме балаларны яклау көне. Шул уңайдан Яңа Әлем мәдәният хезмәткәләре бик күңелле чара үткәрделәр. Спорт мәйданчыгында төрле яшьтәге балалар, ата-аналар, укытучылар җыелды. Китапханәче Мухаметдинова А.А., сәнгать җитәкчесе-Имамов Р. Р. балаларга "Утыр, утыр Мәликә", "Гайшә - Миләүшә", "Мәче-тычкан", "Самовар" һәм башка бик күп төрле уеннар уйнаттылар. Шулай ук учакта төрле ярмалардан сөтле ботка пешердек. Самоварда шомырт, карлыган, бөтнек яфракларыннан чәй кайнап торды.
Катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Әхмәтгалиев А. Х., мәдәният директоры Сафиуллин Ш.Ш. бәйрәм белән котладылар.
Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар. Балаларга иминлек, сәламәтлек, тазалык бәхет телибез.
Россиядә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге органнары барлыкка килүгә быел 100 ел тула. Юбилей уңаеннан, республика гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге идарәсе ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык бәйгесе игълан итте. Аның зоналарда беренче ярышы 24 май көнне Әгерҗедә үтте. 8 районнан 15 иң оста, иң чибәр һәм талантлы хезмәткәр чыгыш ясаган бәйгедә Актаныш ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева II урынны яулап кайтты.
Балыкчы итәгенә гөмбә төяп кайтканда, “шәп каптымы?“ дип сорамыйлар. Язын, уылдык чәчү чорында күпләп балык тотучыларның исә башларыннан сыйпамыйлар. Балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен 2 мең сумнан алып штраф каралган.
Территорияны матур чиста тоту - мәдәният хезмәткәрләренең йөзен билгели,
Сабантуе - татар халкының милли бәйрәме.
Балаларны яклау көне – иң популярлашкан халыкара балалар бәйрәме. Бу көнне бар җирдә балаларның йөзләрендә эчкерсез елмаю, шатлыклы тавышлары ишетелә.
1 нче июнь - балаларны яклауның халыкара көне.