Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре сөт җитештерүдә зур уңышларга ирешәләр. 2017 елның 1 июнендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 170 тонна сөт саудылар, бер сыердан тәүлеккә уртача 17,9 кг туры килә. Әлеге күрсәткеч узган елның шушы датасы белән чагыштырганда 105% күбрәк, агымдагы елның ай башы белән чагыштырганда 4,5 тоннага күбрәк.