Актанышта Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бәйрәм уңаеннан, Актаныш районында Җиңү паркы каршындагы мәйданда зур чара оештырылды.  Чарада катнашучы балаларны һәм аларның әти-әниләрен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин котладылар.

Биредә балалар өчен әкият геройлары катнашында махсус концерт оештырылды, анда балалар бакчаларында тәрбияләнүче коллективлар чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International