ЯҢАЛЫКЛАР



3
июнь, 2017 ел
шимбә

2 июнь Яңа Әлем мәдәният йортында укучылар өчен бәйрәм чарасы уткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләр кунак итеп чакырырлды. Китапхәнәче Мухаметдинова А.А.белән сәнгать җитәкчесе Имамова Р.Р. тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чарасы бик җанлы узды. Теләкләр теләнеп, төрле кызыклы уеннар уйнатылды. Бәйрәмебез Сафиуллин Ш.Ш. һәм Янгиров А.Д. башкаруында дәртле җырлары белән үрелеп барды. Укучылар һәм әти-әниләр уеннарда актив катнашып, яхшы кәеф белән, бик кәнәгать калдылар. Кичәбез бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Без барлык укучыларгада имтиханнарын уңышлы биреп, киләчәктә югары уку йортлырына кереп җиңүләр яулауларын телибез. Ак юллар сезгә!


2
июнь, 2017 ел
җомга
31 май көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә татар балалар әдәбияты ветераны Бари Рәхмәтнең 120 еллыгы уңаеннан "Иң күңелле чак"  дигән чара үткәрелде.

Ана капиталы — Россиядә 200 7елдан икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ярдәм йөзеннән эшләп килә.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан,  Актанышта 31 май көнне күңелле вакыйга  - бала коляскалары парады булып узды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International