29 май көнне Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре клуб яны территориясендә өмә ясадылар. Территорияны чиста, матур тоту - мәдәният хезмәткәрләренең йөзен билгели. Бу көнне сугышта вафат булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына, клуб яны бакчасына чәчәкләр утыртылды. Территорияны чүпләрдән арындырдылар.