ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

 Шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Муллагали улы 20 сентябрь көнне турнир ачылу тантанасында шахматсөяр балаларны тагын бер күркәм яңалык белән сөендерде. Ел дәвамында бәйгеләрдә катнашып җиңүче балалар җәй көне Кырымга Анатолий Карпов мәктәбенә барачак, диде ул.


23
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашып, хоккейчы егетләрне, ата-аналарны чемпионат ачылу белән тәбрикләде. “Лачын”ны,  перспективалы команда, дип атады ул. Чемпионатта егетләргә зур ышаныч белдерүен ассызыклап, районның хоккей федерациясе җитәкчесе буларак та фикерен белдерде – чемпионатта матур уен күрсәтегез, җиңүгә ирешегез, миннән сезгәбүләк  Кырымга ял булачак, диде.


22
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген район хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

2018 елның 20 һәм 21 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының «Сәламәтлек-2018» финал ярышлары узды. Ярышлар волейбол, өстәл теннисы, шахмат, бадминтон, швед эстафетасы һәм аркан тарту буенча үткәрелде.

СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы,1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс оештырылды, быел ул Актанышта унынчы тапкыр узды. 

Көзге экскурсия.


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

Балалар язучысы А. Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан, 21 сентябрь көнне Актаныш балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәдәният һәм сәнгать паркында  Актанышның 1 нче урта мәктәбенең III “А” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Хөббетдинова Диләрә ) катнашында “Әкиятче Алиш” дигән исемдә әдәби кичә уздырдылар.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан 20 сентябрь көнне мәдәният һәм сәнгать паркында «Сәламәтлек дөньясына китап аша» дип исемләнгән  «фитнес-бук» оештырылды. 

Бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре “Мин кабат Толстойны укыйм” акциясен башлап җибәргән иде. Шушы акция кысаларында 20 сентябрь көнне технология техникумы укучылары өчен “Әдәби кунакханә”дә эчтәлекле чара уздырылды. 

Яңа Әлем авылында үзара салым акчасының бер өлешенә Киров урамында  420 метр озынлыкта юлга таш түшәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International