Серле йөрәкләр таратылды

2018 елның 21 сентябре, җомга

Балалар язучысы А. Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан, 21 сентябрь көнне Актаныш балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәдәният һәм сәнгать паркында  Актанышның 1 нче урта мәктәбенең III “А” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Хөббетдинова Диләрә ) катнашында “Әкиятче Алиш” дигән исемдә әдәби кичә уздырдылар.

Кичә башланганчы балалар белән “Кар йомгагы” дигән уен уйнап, иң элек үзара таныштык. Кичә А. Алишның тормыш елларына, иҗатына багышланган сораулар белән башланып китте. Аннан соң балалар язучының әкиятләрен искә төшерделәр. Язучының балаларга әкиятләр аша нәрсә әйтергә теләгәнен аңлаттык. Кичәнең балалар өчен иң күңелле өлеше “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерү булды. Әкиятне йомгаклап, серне читләргә ачмаска, үз йөрәгеңдә генә тотарга кирәклеген искәртеп, балаларга шушы очрашуның истәлеге итеп кечкенә, серле йөрәкләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International