Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан 20 сентябрь көнне мәдәният һәм сәнгать паркында «Сәламәтлек дөньясына китап аша» дип исемләнгән «фитнес-бук» оештырылды. Халыкка сәламәтлек яшәү өчен дөрес туклану, төрле авыруларны дәвалау, табигый продуктларның файдасы, массаж турында әдәбият тәкъдим ителде. Чарада сәламәтлек турында шигырьләр укылды, мәкаль, әйтемнәр әйтелде.