Шахмат буенча иң мәртәбәле турнирлардан саналган Гран-при Кама аръягы ярышы 20-23 сентябрь көннәрендә Актанышта узачак. Турнирның 5 этабы итеп оештырылган бәйге Актанышның Балалар иҗат үзәгендәге Шахмат мәктәбендә бүген – 20 сентябрь көнне тантаналы ачылды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Иҗтимагый советның икенче утырышы узды.
Гаиләдә эшкә яраклы булмаган бер кеше булган очракта пенсиягә тәгаенләнгән түләүләр 6643 сум 87 сумга кадәр арта, андыйлар икәү булса - 8 304,84 сум, өчәү булса – 9 965,81 сум.
Ана капиталын балалар бакчасына айлык түләү өчен кулланырга мөмкин. Ел башыннан чикләүләр бетерелеп, балага өч яшь тулганчы ук әлеге максатта Ана капиталын кулланырга мөмкин. Моның өчен район пенсия фондына балалар бакчасы белән төзелгән килешүне һәм айлык түләү суммасы исәбен китерү кирәк.
Актаныш районында 13100 кешегә вакцина ясау планлаштырыла, шуның 4210 е балалар.
Бүгенге көндә 2850 кешегә вакцинация ясалды, шуның 950 се балаларга.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге Актаныш районы халкына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында теркәлү аша “Хезмәтнең “соры” базары” категориясе буенча “Халык контроле”нең дәүләт мәгълүматый системасына гариза бирү юлы аша “соры” эш хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында хәбәр итә. Шулай ук 8(85552) 3-11-41 телефон номеры буенча да аноним шалтыратулар кабул ителә.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы оештырган кайнар элемтә телефоны – 8 (843) 231-14-10.
3-6 ноябрь – ял көннәре. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Быел ул якшәмбегә туры килгәнлектән, ял дүшәмбегә күчерелә. 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне.
3 сентябрьдә Россиядә Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу яңа истәлекле дата Бесланда (Төньяк Осетия) 2004 елның 1-3 сентябрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.
25 сентябрьдә Россия Пенсия фонды ил буенча Бердәм пенсия грамотасы көне уздыра.