“Мин кабат Толстойны укыйм”

2018 елның 21 сентябре, җомга

Бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре “Мин кабат Толстойны укыйм” акциясен башлап җибәргән иде. Шушы акция кысаларында 20 сентябрь көнне технология техникумы укучылары өчен “Әдәби кунакханә”дә эчтәлекле чара уздырылды. Бөек язучының тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. “Зеркало русской души” темасында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, күзәтү эшләнде. Чараның ”Язучының әсәрләре буйлап” өлешендә төрле әсәрләрдән өзекләр укылды. Соңыннан “Укырга вакыт!” видеоролигы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International