ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

6 мартта Дәүләт думасы Торак кодексына кунакханәләрне торак урыннарына урнаштыруны, шулай ук кунакханә хезмәте күрсәтү өчен күп фатирлы йортларда торак биналарны куллануны тыюны билгели торган төзәтмәләрне өченче - ахыргы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектын шәрехләде: «Вакытлы торучылардан зарланып, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр миңа берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Санитар нормаларны бозган һәм салымнар түләмәүче хостелларга карата мондый шикаятьләр минем коллегаларыма да кергән. Хәзер күпфатирлы йортларның торак биналарында хостеллар тыелган».

Күпфатирлы йорт бинасындагы кунакханә яки хостелны фатир торак булмаган фондка күчерелгәннән соң гына урнаштырырга мөмкин булачак. Номерларны тавыш изоляциясе системасы, янгын куркынычсызлыгы чаралары, сигнализация, сейфлар, номерларны чистарту һәм санитар чистарту чаралары белән җиһазландыру кирәк булачак.

Тэги: Әлфия Когогина

 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 елдагы 1969-р санлы күрсәтмәсе нигезендә, 2004 елдан башлап, ел саен «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы үткәрелә.

15 ел дәвамында Татарстан Республикасы РФ субъектлары арасында игълан ителгән товарлар һәм хезмәтләр буенча беренче урынны алып тора, бу регионның алга киткән икътисады турында сөйли, ә күп санлы бүләкләр җитештерелә торган продукциянең (хезмәтләрнең) югары сыйфаты һәм конкуренциягә сәләте турында сөйли.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә дипломнар тапшырыла. 1 дәрәҗә лауреатларга һәм дипломантларга үз продукциясен маркировкалау өчен конкурс логотипын куллану хокукы бирелә.       

Иң яхшы предприятиеләргә «Татарстан сыйфат лидеры» призы тапшырыла.

Бүләкләү тантанасы Европа сыйфат атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары катнашында уза.

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» республика конкурсы җиңүчеләре «Россиянең 100 иң яхшы товары» конкурсының федераль этабына тәкъдим ителә.

Элемтә өчен телефон: (843) 291-08-13.

"Росагролизинг” АҖ үзенең www.rosagroleasing.ru  рәсми сайтында "2019 елга авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту программасы"н урнаштырды.

Әлеге программа аграрийлар өчен иң отышлы программа булып тора. Анда беренчел кертем юк, түләү 6 айга кичектерелә, еллык кыйммәтләнү 3 %.

Программа авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре заявкалары нигезендә «Росагролизинг» АҖ тарафыннан гамәлгә ашырылачак, шул ук вакытта крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм АПКда хуҗалык итүнең башка кече формалары өстенлеккә ия.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә бераз кар, көндез явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы -10..- 12 º, аязган вакытта-14 º, көндез максималь һава температурасы -4 ..-6 .º

Юлларда көчле бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән кар, юеш кар, урыны белән буран; көндез явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -7..- 12 º, аязган вакытта-16 º, көндез максималь һава температурасы -3 ..-8 .º

Юлларда көчле бозлавык.


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Актанышта үткән сишәмбе брифингында актуаль мәсьәләләр исемлегендә булган үзара салым җыю хакында сөйләштеләр. Район Советы рәисе урынбасары Р.Ф. Галимҗанова  җитәкләгән брифингка җирлек башлыклары чакырулы иде.

Үзара салымны 25 мартка кадәр түләп бетерү зарур. Чараның максаты да бу юнәлештә авыл башлыкларына теләктәшлек белдерү, массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка аңлату эшләре алып бару иде.

Брифингта җирлекләрдән бүгенге көнгә җыеп алынган үзара салым акчаларының күләме таблица рәвешендә тәкъдим ителде.

Чара кысаларында авыл җирлеге башлыклары үзара салым акчаларына башкарылган эшләре хакында фикер алышты, алар әлеге ярдәмнең мөһимлеген ассызыклады.

Яңа Әлем җирлегендә   2014 елдагы үзара салым акчасының күләме 200 сум итеп билгеләнгән булган. Алга таба инде бу сумма 500 сумны тәшкил иткән. Җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова шул чорда ук саллы җыем башкару бәрабәренә бик күп эшләр эшләнгәнен билгеләп үтте. Зиратлар төзекләндерелгән,  урам арсындагы юллар төзекләндерелә башлаган. Дәвамлы барган эш халыкны күркәм нәтиҗәләре белән сөендергән. Соңгы елларда исә, әлемлеләрнең максатчан акчаларының зур өлеше су проблемасын хәл итүгә, скважиналар булдыруга юнәлтелә. Әлеге җирлектә үзара салым акчасы бирүдән азат ителүчеләр категориясенә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм беренче төркем инвалидлар гына керә. Көндезге бүлектә белем алучы студентлар да җирлекнең яшәешен яхшыртуга үз өлешләрен кертә. “18 яше тулган башка категория гражданнардан бу акчаны  алу башта проблемалырак булса да, хәзер инде ул, шөкер, уңай чишелеш тапты”, -дип аңлатты Дилбәр Миркасыйм кызы.

Шунысы да игътибарга лаек - әлеге җирлектә, халык теләге нигезендә, һәр авылның акчасы үз мәнфәгатьләрен кайгырту өчен тотыла. Быел исә,  биредә халыктан җыйналган акчага зур эш планлаштырыла: юл буендагы зират территориясендә үскән агачларны кисеп, тәртипләргә җыена алар. Иске Әлем авылы урамнарын утлы итү, гидрант урнаштыру да 2019 елда эшләнәчәк эшләр сафында.

Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Хәйдәрова, Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова да үзара салым акчаларына җирлек тормышындагы уңай үзгәрешләр хакында бәян иттеләр.

Быелгы “Йолдызлык”  Актаныштагы бик күп талантлы балаларны халыкка күрсәтү мөмкинлеге бирде.

3 март көнне Актаныш үзәгендәге белем бирү учреждениеләре Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында “Йолдызлык -2019” фестиваленең район туры гала-концертына йомгак ясады.

Актаныш районында өч көн дәвам иткән балачак бәйрәме быел үзгә форматта үтте – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының нәни йолдызчыклары район сәхнәсендә җомга кичендә балкыды, авыл мәктәпләренең талантлары исә,  сәхнәне шимбәдә җыр-моңга төрде, Актаныш үзәге мәктәпләре өчен махсус бер көн билгеләнгән иде.

Актаныш үзәгендәге мәктәп коллективлары  быел  “Йолдызлык” фестиваленә  зур әзерлек белән килде. Аның нигезендә җитәкчелекнең, ата-аналарның, остазларның  бердәм хезмәте, укучыларның зур тырышлыгы ята. Күз явын алырлык сәхнә костюмнары, тын да алмый тыңларлык җырлар, җор телле конферанслар чыгышы, күз иярми торган биюләр – боларны тамашачыга Актаныш укучылары тәкъдим итте.

Фестивальнең район турына йомгак ясаган әлеге чара ахырында җиңүче мәктәпләр аталды. Актаныш технология техникумы өченче урынны яулады. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия һәм Актанышның беренче мәктәбе коллективлары  – икенче урын ияләре. Дәрәҗәле беренче урынга Актанышның икенче санлы мәктәбе йолдызлары ия булды. Җиңүче мәктәп җитәкчелеген район башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрикләде.

Гала-концерт кысаларында сайлап алу турларында балаларның чыгышларына бәя биргән жюри составы да хөрмәтләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. 

2 март көнне Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында авыл мәктәпләре арасында "Йолдызлык - 2019" республика фестиваленең район туры гала-концерты үтте.

Сүз уңаеннан, быелгы "Йолдызлык" фестивалендә район буенча 24 авыл мәктәбеннән 923 бала үз сәләтен күрсәткән.

"Йолдызлык-2019" республика бәйгесенең авыл мәктәпләре арасында район туры гала-концертын да актанышлылар бик җылы кабул итте. Үзебезнең киләчәгебез булган балаларның талантларын ачуны, сәләтләрен үстерүне алмаксат итеп куйган фестиваль еллар дәвамында үз тамашачысын булдырды, ул район халкы көтеп ала торган чын бәйрәмгә әверелде

Яз аеның тәүге көнендә Актанышта "Йолдызлык-2019" республика бәйгесенең балалар бакчасы нәниләре арасында район туры гала-концерты узды. Шул рәвешле нәни йолдызчыклар Актаныш мәдәният йорты сәхнәсендә тагын ике кич дәвам итәчәк балачак бәйрәменә старт бирде.

"Йолдызлык-2019" республика бәйгесенең балалар бакчасы нәниләре арасында район туры гала-концерты, гадәттәгечә, тулы зал булып килгән тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.  Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Казан буенча:

Болытлы. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр көндез аз күләмдә.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 10-15 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 20 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-2º,  көндез максималь һава температурасы +2..+4 .º

Юлларда урыны белән бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча:

Болытлы. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән томан. Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 10-15 метр, урыны белән көчәйгәндә 17-22 метрга җитә.

Төнлә минималь һава температурасы -4..+1º, көндез максималь һава температурасы 0..+5 .º

Юлларда урыны белән бозлавык.

1 март көнне Актаныш районында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узган иде. Көн кадагында  язгы ташуга әзерлек мәсьәләләре каралды.

Җирлек  башлыкларына тиз арада гомумкулланылышта булган биналарның түбәләрен, стена яннарын  кардан чистарту бурычы йөкләнде. Кызганычка каршы, республикада түбәдән бозлы кар төшеп, кешеләр зыян күргән очраклар яз саен теркәлеп тора. Менә шундый һәлакәтне булдырмау йөзеннән эшләнә дә инде әлеге эшләр.

Актанышбаш авыл җирлеге бу юнәлештәге эшчәнлеген тиз арада җанландырып, санаулы көннәр эчендә җирлектәге барлык социаль объектларны, шул исәптән белем һәм тәрбия бирү оешмаларын кар чолганышыннан азат итте. Җирлекнең ялгыз яшәүче өлкәннәренә дә бу юнәлештә ярдәм итү мөмкинлеге каралган.

Бүгенге көндә җирлектә су басу куркынычы янаган участокларны барлау, булган җитешсезлекләрне бетерү өстендә эш алып барыла. Ташу сулары агу өчен махсус урнаштырылган торбаларны ачу чаралары да тәгаенләнгән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International