"Йолдызлык-2019" бәйгесенең район туры - беренче көн

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Яз аеның тәүге көнендә Актанышта "Йолдызлык-2019" республика бәйгесенең балалар бакчасы нәниләре арасында район туры гала-концерты узды. Шул рәвешле нәни йолдызчыклар Актаныш мәдәният йорты сәхнәсендә тагын ике кич дәвам итәчәк балачак бәйрәменә старт бирде.

"Йолдызлык-2019" республика бәйгесенең балалар бакчасы нәниләре арасында район туры гала-концерты, гадәттәгечә, тулы зал булып килгән тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.  Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Актанышта үткән "Йолдызлык-2019" бәйгесенең район туры гала-концертында I, II, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган "йолдыз"ларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә  Рим кызы тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

19 ел дәвамында Татарстанда яңа йолдызлар кабызып килүче "Йолдызлык" фестивале Актаныш районында да зур популярлыкка иреште. Районыбыз балаларын сәнгать дөньясына тарту, аларның сәләтләрен ачу, башкару осталыкларын камилләштерү, үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәктәбе булып торган "Йолдызлык" быел үз канаты астына 1818 баланы сыендырган, шуларның 554е - мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр. Быел балалар бакчалары тәкъдим иткән чыгышларның 152се район сайлап алу этабында бәяләнгән. Шунысы мөһим: Актанышта әлеге фестиваль яңа номинацияләр белән баетыла, алар һәрберсе үз башкаручысын табып куандыра.

Быелгы "Йолдызлык"ның үзенчәлеге - яхшы әзерлекле ялгыз номерларның күп булуы. Бу ата-аналар белән оештырылган эшчәнлекнең матур нәтиҗәсе булып тора.

“Видеоклип” номинациясе быел райондагы бакчалар арасында зур кызыксыну уятты.  Үзәктәге "Умырзая", "Тылсым", "Кояшкай" бакчалары, Усы, Пучы, Иске Кормаш, Әтәс, Киров балалар бакчалары видеоклиплар әзерләде. Башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре дә әлеге тәҗрибәне киләчәктә үзләрендә кулланыр дип ышанасы килә.

 “Вокал ансамбль”  номинициясе дә күп көч, хезмәт сорый торган юнәлеш. “Тылсым”, “Умырзая”, “Каенкай”, “Кояшкай”, “Алтынчәч”, Пучы, Киров бакчалары бу яктан шулай ук үрнәк булып тора.

 Яңа сәхнә костюмнары белән баетылган коллективлар да бәйрәмдә аерым аталды. "Умырзая", "Тылсым", "Кояшкай", "Ромашка", "Алтынчәч", "Каенкай", Пучы, Әгъбәс, Яңа Әлем, Киров, Усы, Татар Суыксуы, Аеш бакчалары әнә шундый уңганнар сафында.

Узган ел белән чагыштырганда әзерлекләре югары булган бакчалар исемлегендә Әтәс, Байсар, Күҗәкә, Сәфәр балалар бакчалары. Киләчәктә "Әтәчкәй", Зөбәер,Түке, Аккүз, Аеш, Теләкәй, Тат.Ямалы, Меңнәр, Чөгәнә, Тыңламас балалар бакчаларына бу юнәлештә максатчанрак эш алып бару бурычы куелды.

1 март көнне “Йолдызлык” фестивале сәхнәсенә район башлыгы Э.Н. Фәттахов та күтәрелде. Балачак бәйрәмен өч сәгать дәвамында тамаша кылган Энгель Нәвап улы иң элек ата-аналарга, тәрбиячеләргә, остазларга, бакча мөдирләренә әлеге зур хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Балалар бакчалары бик матур итеп әзерләнгән. Авыл балалар бакчалары коллективлары да калышмый. Алар өчен күңел сөенә”, - дип, билгеләп үтте район башлыгы. Энгель Нәвап улы “Йолдызлык” фестиваленең район этабына икенче елга “Нәфис сүз” һәм “Уен кораллары” номинацияләрен дә кертергә кирәклеген белдерде. Бу уңайдан ата-аналарның теләк-тәкъдимнәре дә исәпкә алыначак. Э.Н. Фәттахов фикеренчә, иң зур балачак фестивале балаларның сәләтен һәр яклап ачарга тиеш. Чара ахырында, гомуми йомгаклар буенча, җиңүче дип табылган балалар бакчалары коллективлары бүләкләнде.

Авыл балалар бакчалары арасында:

III урын - Яңа Әлем балалар бакчасы,

II урын – Киров балалар бакчасы,

I урын - Пучы балалар бакчасы.

“Йолдызлык 2019” фестиваленең махсус призы Байсар һәм Әгъбәс балалар бакчаларына тапшырылды.

Район үзәгендә урнашкан балалар бакчалары арасында:

III урын - "Алтынчәч" балалар бакчасы,

II урын - "Умырзая" балалар бакчасы,

I урын - "Тылсым" мәктәп - бакча, "Каенкай" балалар бакчасы.

“Йолдызлык 2019” фестиваленең махсус призы лауреатлары булып “Кояшкай” һәм “Умырзая” балалар бакчасы коллективлары танылды.

Автор – Лилия Бәхтиева, Актаныш-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International