АКТАНЫШТА БРИФИНГ: Үзара салым акчасы - актуаль мәсьәлә

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген Актанышта үткән сишәмбе брифингында актуаль мәсьәләләр исемлегендә булган үзара салым җыю хакында сөйләштеләр. Район Советы рәисе урынбасары Р.Ф. Галимҗанова  җитәкләгән брифингка җирлек башлыклары чакырулы иде.

Үзара салымны 25 мартка кадәр түләп бетерү зарур. Чараның максаты да бу юнәлештә авыл башлыкларына теләктәшлек белдерү, массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка аңлату эшләре алып бару иде.

Брифингта җирлекләрдән бүгенге көнгә җыеп алынган үзара салым акчаларының күләме таблица рәвешендә тәкъдим ителде.

Чара кысаларында авыл җирлеге башлыклары үзара салым акчаларына башкарылган эшләре хакында фикер алышты, алар әлеге ярдәмнең мөһимлеген ассызыклады.

Яңа Әлем җирлегендә   2014 елдагы үзара салым акчасының күләме 200 сум итеп билгеләнгән булган. Алга таба инде бу сумма 500 сумны тәшкил иткән. Җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова шул чорда ук саллы җыем башкару бәрабәренә бик күп эшләр эшләнгәнен билгеләп үтте. Зиратлар төзекләндерелгән,  урам арсындагы юллар төзекләндерелә башлаган. Дәвамлы барган эш халыкны күркәм нәтиҗәләре белән сөендергән. Соңгы елларда исә, әлемлеләрнең максатчан акчаларының зур өлеше су проблемасын хәл итүгә, скважиналар булдыруга юнәлтелә. Әлеге җирлектә үзара салым акчасы бирүдән азат ителүчеләр категориясенә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм беренче төркем инвалидлар гына керә. Көндезге бүлектә белем алучы студентлар да җирлекнең яшәешен яхшыртуга үз өлешләрен кертә. “18 яше тулган башка категория гражданнардан бу акчаны  алу башта проблемалырак булса да, хәзер инде ул, шөкер, уңай чишелеш тапты”, -дип аңлатты Дилбәр Миркасыйм кызы.

Шунысы да игътибарга лаек - әлеге җирлектә, халык теләге нигезендә, һәр авылның акчасы үз мәнфәгатьләрен кайгырту өчен тотыла. Быел исә,  биредә халыктан җыйналган акчага зур эш планлаштырыла: юл буендагы зират территориясендә үскән агачларны кисеп, тәртипләргә җыена алар. Иске Әлем авылы урамнарын утлы итү, гидрант урнаштыру да 2019 елда эшләнәчәк эшләр сафында.

Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Хәйдәрова, Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова да үзара салым акчаларына җирлек тормышындагы уңай үзгәрешләр хакында бәян иттеләр.

Автор - Лилия Бәхтиева, фото - Ләйсән Газизова, Актаныш-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International