ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Язгы ташу вакыты - райондагы халык яшәешен тәэмин итүче предприятие һәм службалар, авыл җирлекләре өчен җитди сынау. Аеруча быелгы күп карлы кыштан соң, язгы ташуның көч дәрәҗәсен беркем дә алдан күрә алмый.

Көтелмәгән хәлләрне кисәтү өчен күпләр хәстәрен алдан күрә: йорт, каралты-кура түбәләреннән кар төшерә, ишегалдындагы карны читкә чыгарып түгә. Язгы ташу белән бәйле мәсьәләләрне контрольдә тоту максатыннан, район җирлекләрендә махсус  комиссияләр оеша.

Язгы ташуга әзерлек турында  Актаныш район Советының утырышлар залында  да сөйләштеләр.  Көн кадагына куелган төп мәсьәлә: бездә дә язгы ташу якынлаша, ул ничек үтәр? Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышын  район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев үткәрде. Аның эшендә җаваплы оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Бу елның икенче аен тәмамладык. Әлеге кыска гына вакыт эчендә  Актаныш районы территориясендә  алты янгын чыгу факты теркәлгән. Чагыштыру өчен, узган елның шушы чорында бу сан ике тапкыр кимрәк булган.  Янгыннарның икесе мунчадан чыккан. Сәбәбе дә бер төрле: гади янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләре үтәлмәгән.

Татарстан буенча хәлләр тагын да аянычрак. 2019 елга аяк баскач, Татарстанда янгыннарда 41 кешенең гомере өзелгән, алар арасында 3 бала да бар.

Янгыннар санын киметү, аларны булдырмау максатыннан, узган  атнадан  Актаныш районы җирлекләрендә махсус комиссияләр үз эшчәнлекләрен җәелдереп җибәрде. Комиссия составындагы газ участогы  вәкилләре, җирле үзидарә, янгын сакчылыгы хезмәткәрләре шәхси секторларда булып, мунчаларның янгынга каршы торышын тикшерә, мичләрнең төзеклеген энә күзеннән үткәрә, йортларда урнашкан газ корылмалары да аларның игътибарыннан читтә калмый. Районның социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылган  комиссия дә янгыннарны профилактикалау йөзеннән эш алып бара, халыкка аңлату эшләре үткәрелә, инструктаж бирелә.

“Урыннарда җитешсезлекләр ачыклану очракларында, хуҗаларга аларны бетерү бурычы йөкләнәчәк”, - дип, аңлатып үтте бу уңайдан Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов.

27-28 февраль көннәрендә әлеге тикшерү Актанышбаш авыл җирлегенә караган Актанышбаш һәм Чөгәнә авылларында үтте. 

-Халык комиссия вәкилләрен  яхшы кабул итә. Ихаталарына кертми торучылар юк, чөнки авылдашлар әлеге эшнең алар өчен башкарылганын аңлыйлар. Үзләрен борчыган сорауларны да бирәләр, шикле урыннарын да күрсәтәләр. Ул яктан проблема юк. Җирлектә янгынга каршы аңлату эшләрен даими алып барабыз, гражданнар инструктаж үтүләре хакында махсус журналга имза куя. Комиссиягә рәхмәт әйтеп озатып калалар. Бу чара җирлектә максатчан үткәрелә, - дип башкарылган  эшкә хисап бирде Актанышбаш авыл җирлеге  башлыгы Лилия Хәйдәрова.

Алдагы көннәрдә рейд Әҗәкүл һәм Ирмәш авылы халкының янгынга каршы торучанлыгын тикшерәчәк.

“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә “Актаныш таңнары” газетасында махсус рубрика – 2018 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә.

25 февраль  көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә  2019 елның гыйнвар ае нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән 25 форма киңәшмәдә  райондагы демографик ситуация, авыр, эчүче гаиләләр белән эшчәнлеккә анализ ясалды.  Аны муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

Әлеге киңәшмә, быелга чыккач, арабыздан киткән Иске Айман һәм Такталачык авыл җирлеге башлыклары Мулланур Кашапов һәм Рәдис Мирзануровны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте.

Тормышлар алга бара дисәк тә, көн тудымы, кайдадыр фаҗига булуы хакында ишетеп кенә торабыз. Күптән түгел Апас һәм Кукмара районнарында

чыккан янгыннар нәтиҗәсендә сабыйлар гомере өзелү дә барлык республиканы тетрәндерде. Тагын бер кат саклык чараларын ныклап күрергә кирәклеген искәртте. 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ  Шәрипҗанов болар хакында залда утыручыларга тагын бер кат ассызыклады. Энгель Фәттахов авыл җирлеге башлыкларына җирлекләрдәге һәр өйдә булып, тузган газ казаннарын, электр чыбыкларын барларга һәм аларны алыштыруны оештырырга кушты. Бу нисбәттән, районның социаль яклау бүлеге үзләренең алыштыру мөмкинлеге булмаган, авыр тормыш шартларында калган гаиләләргә, социаль килешү нигезендә, ярдәм күрсәтә. Бары тик аларны барлап, вакытында мөрәҗәгать итүләре генә сорала.

“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә “Актаныш таңнары” газетасында махсус рубрика ачылды.

Гаилә дәресләре

Гаилә мәктәбендә тәрбия-әхлак дәресләре ай саен уздырыла. Чираттагысы 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Егет белән кызның яшерен хисләре – мәхәббәт, киләчәктә дөрес итеп гаилә кору серләре турында да сөйләштеләр. Яшүсмер малайларга армиягә бару, илне саклау, киләчәктә үз динеңдә, үз милләтеңдә булган, әдәпле-әхлаклы кызга өйләнү турында да аңлаттылар.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның һәм кадет-интернат мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары чакырылган иде. Алар район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның вәгазен, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закированың һәм өлкән психолог Фәймә Шәйгәрдәнованың үгет-нәсыйхәтләрен сулыш та алмый тыңладылар.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Казан буенча:

Болытлы. Төнлә урыны белән бераз кар. Көндез явым-төшем -  юеш кар һәм яңгыр; урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяктан төнлә 4-9; көндез 8-13, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -9..- 11 º, көндез максималь һава температурасы -1 ..+1 º.

Юлларда бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча:

Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә урыны белән бераз кар. Көндез явым-төшем -  юеш кар һәм яңгыр; урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяктан төнлә 4-9; көндез 8-13, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -8..- 13 º, аязган вакытта-16 º, көндез максималь һава температурасы -3 ..+2 .º

Юлларда бозлавык.


3
март, 2019 ел
якшәмбе

Казан буенча:

Болытлы, көндез аязучан.  

Кар, көндез урыны белән бераз кар. Төнлә урыны белән буран.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -8..- 10 ˚.    

Көндез максималь һава температурасы -3..5 ˚.          

Юлларда бозлавык.                                             

Татарстан республикасы буенча:

Болытлы, көндез аязучан.  

Кар аз һәм уртача. Урыны белән буран.

Җил  көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-13 ˚, көнчыгыш районнарда -18 ˚.    

Көндез максималь һава температурасы -2..7 ˚.        

Юлларда бозлавык.


2
март, 2019 ел
шимбә

Бүген – 2 март көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә,  оешма, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.

Районда оператив хәлнең торышы турында Нуриев Фәһим Зәкәрия улы - Татарстан Республикасы эчке эшләр   министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге   җитәкчесе урынбасары, Шәрифьянов Илназ Илдус улы - 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе, Хафизова  Луиза Махиян кызы - Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы   урынбасары чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы тармагында  техника ремонты барышы турында – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Сәлимгәрәев Нәфис Әзһәм улы, хуҗалыкларны ашлама белән тәэмин итү торышы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтдинов Дилүс Зөлфәт улы таныштырды.

 Үзара салым җыюның торышы, шәхси хуҗалыкларда мунчаларның төзеклеген карап чыгу нәтиҗәләре, 23  февраль көнне булып узган җитәкчеләр спартакиадасы нәтиҗәләре турында район Советы рәисе урныбасары Галимҗанова Рәйхан Филүс кызы бәян итте.

Халыкара хатын-кызлар көнен һәм  районкүләм спартакиада уздыру турында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы таныштырды.


1
март, 2019 ел
җомга

Казан буенча:

Болытлы. Кар, юеш кар.  Көндез урыны белән буран. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. 

Һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температурасы көндез -3..-5 .º

Юлларда бозлавык, кар боткасы.

Татарстан республикасы буенча:

Болытлы.     Кар, юеш кар. Урыны белән буран, томан, бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчүче секундына 5-10 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. 

Һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температурасы көндез 0..-5 .º

Юлларда бозлавык, кар боткасы.

Әнәк авылындагы буалар каскады нинди булачак? Пучы мәктәбендә төзекләндерү концепциясе буенча район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендә 28 февраль көнне иҗтимагый фикер алышу узды.

Пучы, Әнәк авыллары халкы, җирлекнең оешма-предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, районнан килгән вәкилләр, җирле җәмәгатьчелек оешмалары – гомумән, җирлекнең киләчәге һәм буалар каскадының төзек һәм уңайлы булуы өчен битараф булмаган барлык кешеләр фикер алышуга килде. Алар төркемнәргә бүленеп, буалар каскады проектының төзекләндерү концепциясе белән таныштылар, уңай якларын билгеләп үттеләр, үзләре уңайлы һәм отышлы санаган фикер-тәкъдимнәрен проект буларак тәкъдим итеп якладылар, җәмәгатьчелек белән фикер алыштылар.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып эшләнеп бетәчәк.

Проект белән   park.tatar сайтында танышырга мөмкин.

Ел саен 1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә, ул 1972 елдан Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча үткәрелә.

Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы Гражданнар оборонасы өлкәсендә халыкара аренада махсуслашкан бердәнбер хөкүмәтара оешма булып тора. Хәзерге вакытта оешма әгъзалары булып 70тән артык дәүләт тора.

Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы-халыкның иминлеген тәэмин итү, аңа ярдәм күрсәтү өчен җаваплы структураларны үстерүдә, шулай ук табигый бәла-казалар һәм техноген һәлакәтләр очрагында матди кыйммәтләр һәм әйләнә-тирә мохитнең сакланышын тәэмин итү максаты булган хөкүмәтара оешма.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International