“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә “Актаныш таңнары” газетасында махсус рубрика ачылды

2019 елның 5 марты, сишәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә “Актаныш таңнары” газетасында махсус рубрика ачылды.

Гаилә дәресләре

Гаилә мәктәбендә тәрбия-әхлак дәресләре ай саен уздырыла. Чираттагысы 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Егет белән кызның яшерен хисләре – мәхәббәт, киләчәктә дөрес итеп гаилә кору серләре турында да сөйләштеләр. Яшүсмер малайларга армиягә бару, илне саклау, киләчәктә үз динеңдә, үз милләтеңдә булган, әдәпле-әхлаклы кызга өйләнү турында да аңлаттылар.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның һәм кадет-интернат мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары чакырылган иде. Алар район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның вәгазен, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закированың һәм өлкән психолог Фәймә Шәйгәрдәнованың үгет-нәсыйхәтләрен сулыш та алмый тыңладылар.

Күңел җепләрен кузгатырлык чыгышлардан, яшүсмерлек чорына гына хас кызыксынуларына, моңарчы җавап таба алмый йөдәгән четерекле сорауларына җавап таптылар.

Җанга ятышлы матур сүзләр ишетү, үзеңне әдәпле тотарга өйрәнү беркемгә дә комаучауламый. Укучы малайларның һәм кызларның күзләрендә балкыган нур, яктылык шушы ихласлылыкта тагын да ягымлырак күренә.

Киләчәктә ничек итеп гаилә корырга, ничек итеп үзеңә яр сайларга? Мөстәкыйль тормышка аяк басканчы ук, шулар хакында хәбәрдар булу укучы балаларның үзләренә дә бик кызыклы.

– Үз милләтең, үз динең кешесе белән гаилә кору хәерле, – диде Руслан хәзрәт.

Әлеге бик тә кирәкле чара ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева тарафыннан оештырыла. Дәресләрнең өзлексез эшләп торуын хуплаучы мөхтәрәм кунаклар да авырсынып тормыйлар, һәр дәрескә килергә тырышалар. Алар эзләнүчән, һәрбер баланың уен-фикерен белеп торган кебек, иң кирәкле сүзләрне генә сөйлиләр.

Соңыннан Гөлфинә Мөхәмәдиевадан гаилә мәктәбенең кайчан оештырылуы турында кызыксындык.

– 2011 елда ЗАГС бүлеге җитәкчесе булып эшли башлагач, “Ачык ишекләр” көне дигән чаралар оештырылды. Ул, камилләшә-камилләшә, тора-бара “Гаилә мәктәбе”нә әверелде. Менә алтынчы ел китте. Гаилә мәктәбенең башлангычы район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, психолог Фәймә Шәйгәрданова, табибә Анжелика Хөсәенова белән уртак тырышлыкка бәйле. Руслан хәзрәтнең килүен, вәгазьләр сөйләвен үзебез дә, балалар да көтеп ала, – диде Гөлфинә Мөхәмәдиева.

Әйе, балалар-яшүсмерләр дә, яшьләр дә, хәтта тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәребез дә гаилә мәктәбе дәресләренә мохтаҗ. Гаилә – Аллаһтан бирелгән олы сынау, киләчәк буынны кайгырту да ул. Һәркем гаилә бәхетенә мохтаҗ. Менә шуңа күрә дә шушы темага багышланган әңгәмәләрнең, дини вәгазьләрнең, психолог киңәшләренең әһәмияте арта.

Гаилә мәктәбе, чыннан да, балаларга күркәм тәрбия дәресләре үткәрә, зәвык тәрбияли. Тыңлаучыларның дөньяга күзләре ачыла, яңа кичерешләр барлыкка килә; гаиләгә, әти-әнигә мөнәсәбәт яхшыра.

Һәрбер дәрестән яздырып алынган дәрес-нәсыйхәтләрне Актаныш радиосы үз тапшыруларында эфир аша яңгырата. Тыңлаучылардан, рәхмәт әйтеп, җылы шалтыратулар килеп тора. Үтемле, йөрәкләргә барып ирешә торган вәгазь-киңәшләрне тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Ягымлы сүз йөрәкләргә тизрәк үтеп керә.

Аннары шунысы да бар: без мәктәпләрдә ир-ат укытучылар күп түгел, тәрбия дәресләренә вакыт аз кала, дибез. Гаилә мәктәбендә Руслан хәзрәт Мортазинның малайларны залда аерым урында утыртып, бары тик аларга гына карап сөйләве – итагатьлелек, тәрбия ысулы.

Актанышлыларга шушындый мөмкинлек биргәне өчен Аллаһка рәхмәтле булып,  балаларда иман ныклыгы, тәүфыйкъ-әхлак тәрбияләүнең барлык алымнарын кулланып яшәргә омтылыйк. Бәлки әле оешма җитәкчеләре дә үз коллективларында шундый дәресләр үткәрү турында уйланырлар.

Сөмбел Газизова:

– Бу кичә бик тә ошады, чөнки бу кадәр күп мәгълүматны белми идем.

ЗАГСның архив бүлеге, гаилә кануннары белән таныштырдылар. Гаилә мәктәбе безгә үтемле дәресләр бирде.

Алинә Хәбибуллина:

– Бүгенге очрашу, минем уйлавымча, барыбызга да бик ошагандыр. Әлеге кичәдә әхлак кагыйдәләре турында күп мәгълүмат белдек. Әлеге белемнәр безгә киләчәктә гаилә корганда да кирәк булачак.

Автор – Филиза Гомәрова, “Актаныш  таңнары”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International