“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә “Актаныш таңнары” газетасында махсус рубрика – 2018 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә

2019 елның 5 марты, сишәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә “Актаныш таңнары” газетасында махсус рубрика – 2018 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә.

25 февраль  көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә  2019 елның гыйнвар ае нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән 25 форма киңәшмәдә  райондагы демографик ситуация, авыр, эчүче гаиләләр белән эшчәнлеккә анализ ясалды.  Аны муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

Әлеге киңәшмә, быелга чыккач, арабыздан киткән Иске Айман һәм Такталачык авыл җирлеге башлыклары Мулланур Кашапов һәм Рәдис Мирзануровны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте.

Тормышлар алга бара дисәк тә, көн тудымы, кайдадыр фаҗига булуы хакында ишетеп кенә торабыз. Күптән түгел Апас һәм Кукмара районнарында

чыккан янгыннар нәтиҗәсендә сабыйлар гомере өзелү дә барлык республиканы тетрәндерде. Тагын бер кат саклык чараларын ныклап күрергә кирәклеген искәртте. 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ  Шәрипҗанов болар хакында залда утыручыларга тагын бер кат ассызыклады. Энгель Фәттахов авыл җирлеге башлыкларына җирлекләрдәге һәр өйдә булып, тузган газ казаннарын, электр чыбыкларын барларга һәм аларны алыштыруны оештырырга кушты. Бу нисбәттән, районның социаль яклау бүлеге үзләренең алыштыру мөмкинлеге булмаган, авыр тормыш шартларында калган гаиләләргә, социаль килешү нигезендә, ярдәм күрсәтә. Бары тик аларны барлап, вакытында мөрәҗәгать итүләре генә сорала.

Күпчелек фаҗигаләр балалар өйдә үзләре генә, яисә өлкән яшьтәге өлкәннәр белән калганда килеп чыга. Безнең районда да балалар бакчасына йөрмәгән 142 бала булуы ачыкланды. Шуларның 93енең әти-әнисе эшләми, декрет ялында, 24е әби-бабай карамагында, 6сы исә, өйдә үзләре генә кала.

– Балалар бакчасына йөрү яшенә җиткән барлык балаларны да бакчага йөртүне оештырырга кирәк. Аларның үзләрен генә өйдә калдыру дөрес түгел. Әгәр түләү мөмкинлекләре юк икән, аларга түләүдә ярдәм итәчәкбез, – диде Энгель Фәттахов. – Иң мөһиме, фаҗигале хәлләрдә балалар үлеме була күрмәсен.

Районда гына түгел, республикада, Рәсәйдә демографик хәл аяныч. Туучыларга караганда, үлүчеләр саны бермә-бер артык. Демографик ситуацияне уңай якка хәл итү йөзеннән, Рәсәй Президенты Владимир Путин да үзенең халыкка мөрәҗәгатендә бала табучы, күпбалалы гаиләләргә өстәмә биреләчәк ярдәм һәм ташламалар хакында әйтеп үтте. Үзебезнең районда да демографик хәлне яхшырту буенча юл картасы эшләнде. Хатын-кызлар советының махсус эш планы булдырылды.

Ә халык санына килгәндә, 1 февральгә ул 30032 не тәшкил иткән. Гыйнвар аенда 17 сабый туган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1гә ким. Үлүчеләр исә, киресенчә, кимегән. Узган елның шушы чорында 33 кеше бакыйлыкка күчкән булса, быел андыйлар – 42. Язылышучылар узган елның шул чорына караганда 3кә артып, 7 булса да, аерылышучылар саны алтыга артып, 8не тәшкил иткән.

Уртача гомер озынлыгына килгәндә, быел ул - 77 яшь . Ир-атларныкы – 70.1, хатын-кызларныкы 80.9 яшь. Соңгы елларның күрсәткечләре белән чагыштырып караганда ир-атларның уртача гомер озынлыгының кимүе, ә хатын-кызларныкының артуы күренә.

Үлүчеләр структурасына килгәндә, бу  аралыкта да беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары, икенче урында – яман шеш авырулары, өченче урында тышкы сәбәпләр тора. Гыйнвар аенда эш яшендәге 6 кеше бакыйлыкка күчкән. Узган елның шул чорында эш яшендәге үлүчеләр саны 5 булган. 55 яшьтән 77 яшь аралыгында 4 кеше вафат булган. Аларның өчесенә йөрәк-кан тамыры авыруларыннан дигән диагноз куелган. Берсе яман шеш авыруыннан үлгән. Ике кеше үз-үзенә кул салган.

Диспансерлаштыруны да исем өчен генә түгел, үз сәламәтлегеңне кайгыртып узу кирәктер. 2019 елга 4465 кешегә диспансерлаштыру планы куелса, гыйнвар аенда аны 221 кеше узган. Шуларның 36сында авыру ачыкланган. Диспансерлаштыруның икенче этабында 27 кешедә чир табылган.  Алдагы айларда диспансерлаштыруны узарга тиешле кешеләр үз сәламәтлекләренә бармак аша карамыйча, аны вакытында узсыннар иде. Башлангыч чорда ачыкланган чирне җиңеп булуын һәркем исендә тотарга тиеш.

Киңәшмәдә авыл җирлекләрендә сатылган алкоголь буенча да мәгълүмат бирелде.

Киңәшмә барышында балигъ булмаган балалары булган авыр гаиләләр белән алып барылган эшчәнлеккә дә анализ ясалды.

Ел башына районда 78 гаилә исәптә торса, гыйнвар аенда аларга тагын өч гаилә өстәлгән. Социаль яктан куркыныч 9 гаиләдә 18 бала бар. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия әгъзалары даими рәвештә мондый гаиләләрдә булып, тормыш-көнкүреш шартлары белән танышып торалар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Ләйсән Нурлыева бу юлы Аккүз җирлегендә булган рейд нәтиҗәләре һәм район буенча бу гаиләләр белән алып барылган эшчәнлек  белән таныштырды.

Җирлектә опека һәм сыендыручы гаиләләр дә һәрдаим игътибар үзәгендә. Сыендыручы 8 гаиләдә – 31, опекадагы 29 гаиләдә 42 бала тәрбияләнә.

Районның социаль яклау бүлеге аша гыйнвар аенда Актаныш, Яхшый, Уразай, Киров, Аккүз, Ямалы, Аеш, Чалманарат, Кәзкәй авылларында яшәүче 16 гаиләгә, социаль килешү нигезендә, 165 мең 500 сум күләмендә  ярдәм күрсәтелгән.  Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Ландыш Бариева үз чыгышында әни кеше беренче баласын 25 яше тулганчы алып кайтса – 50 мең, 29 яше тулганчы өченче баласын алып кайткан әниләргә 100 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелүе хакында да әйтеп үтте. Һәм безнең районда 18-29 яшь аралыгында 1493 хатын-кыз булуын, шуларның 799 ының районда яшәвен, 357сенең студент булуын бәян итте.

Районда караучысыз, авыр тормыш шартларында яшәүче  өлкән яшьтәге 50 кеше барлыгын үткән 25 форма киңәшмәдә яктырткан идек. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә шуларның 46сы тиешле урыннарга урнаштырылган. Калган дүртесе Актанышта. Аларга да тиешенчә ярдәм итеп бетерергә кушылды.

Гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Иске Кормаш, Пучы, Актаныш җирлекләре – кызыл, Кәзкәй, Усы, Югары Яхшый, Түке, Уразай җирлекләре яшел зонада.

Пар күгәрчен сыны бу юлы Кәзкәй җирлегенә тапшырылды.

Автор - Рузилә Хәсәнова, "Актаныш таңнары".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International