Актанышта район хуҗалыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды

2019 елның 2 марты, шимбә

Бүген – 2 март көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә,  оешма, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.

Районда оператив хәлнең торышы турында Нуриев Фәһим Зәкәрия улы - Татарстан Республикасы эчке эшләр   министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге   җитәкчесе урынбасары, Шәрифьянов Илназ Илдус улы - 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе, Хафизова  Луиза Махиян кызы - Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы   урынбасары чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы тармагында  техника ремонты барышы турында – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Сәлимгәрәев Нәфис Әзһәм улы, хуҗалыкларны ашлама белән тәэмин итү торышы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтдинов Дилүс Зөлфәт улы таныштырды.

 Үзара салым җыюның торышы, шәхси хуҗалыкларда мунчаларның төзеклеген карап чыгу нәтиҗәләре, 23  февраль көнне булып узган җитәкчеләр спартакиадасы нәтиҗәләре турында район Советы рәисе урныбасары Галимҗанова Рәйхан Филүс кызы бәян итте.

Халыкара хатын-кызлар көнен һәм  районкүләм спартакиада уздыру турында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International