Актаныш районында язгы ташуга әзерлек хакында сөйләштеләр

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Язгы ташу вакыты - райондагы халык яшәешен тәэмин итүче предприятие һәм службалар, авыл җирлекләре өчен җитди сынау. Аеруча быелгы күп карлы кыштан соң, язгы ташуның көч дәрәҗәсен беркем дә алдан күрә алмый.

Көтелмәгән хәлләрне кисәтү өчен күпләр хәстәрен алдан күрә: йорт, каралты-кура түбәләреннән кар төшерә, ишегалдындагы карны читкә чыгарып түгә. Язгы ташу белән бәйле мәсьәләләрне контрольдә тоту максатыннан, район җирлекләрендә махсус  комиссияләр оеша.

Язгы ташуга әзерлек турында  Актаныш район Советының утырышлар залында  да сөйләштеләр.  Көн кадагына куелган төп мәсьәлә: бездә дә язгы ташу якынлаша, ул ничек үтәр? Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышын  район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев үткәрде. Аның эшендә җаваплы оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Әлеге сөйләшү барышында язгы ташу чорында кешеләргә вакытында ярдәм күрсәтергә тиешле барлык структур бүлекчәләргә бурычлар җиткерелде. Аларга уйсулыкта урнашкан урыннардан карны читкә чыгару, су торбаларын чистарту, ясалма сусаклагычларның торышын тикшерү, бозның калынлыгын үлчәп тору кебек эшләр йөкләнде.

Су басу куркынычы зур булган булган Пучы, Иске Богады, Иске Айман, Уразай, Аккүз авыл җирлекләре комиссия тарафыннан махсус контрольгә алыначак.

Чарада  бина түбәләрен вакытында кардан-боздан чистарту проблемасы да күтәрелде. Предприятие җитәкчеләренә, йортлар өчен җаваплы оешмаларга  үз биналары түбәләрен кар-боз массаларыннан чистарту бурычы куела.

Автор – Лилия Бәхтиева, Актаныш-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International