"Росагролизинг” АҖ үзенең www.rosagroleasing.ru рәсми сайтында "2019 елга авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту программасы"н урнаштырды.
Әлеге программа аграрийлар өчен иң отышлы программа булып тора. Анда беренчел кертем юк, түләү 6 айга кичектерелә, еллык кыйммәтләнү 3 %.
Программа авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре заявкалары нигезендә «Росагролизинг» АҖ тарафыннан гамәлгә ашырылачак, шул ук вакытта крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм АПКда хуҗалык итүнең башка кече формалары өстенлеккә ия.