"Йолдызлык-2019" бәйгесенең район туры - өченче көн

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Быелгы “Йолдызлык”  Актаныштагы бик күп талантлы балаларны халыкка күрсәтү мөмкинлеге бирде.

3 март көнне Актаныш үзәгендәге белем бирү учреждениеләре Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында “Йолдызлык -2019” фестиваленең район туры гала-концертына йомгак ясады.

Актаныш районында өч көн дәвам иткән балачак бәйрәме быел үзгә форматта үтте – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының нәни йолдызчыклары район сәхнәсендә җомга кичендә балкыды, авыл мәктәпләренең талантлары исә,  сәхнәне шимбәдә җыр-моңга төрде, Актаныш үзәге мәктәпләре өчен махсус бер көн билгеләнгән иде.

Актаныш үзәгендәге мәктәп коллективлары  быел  “Йолдызлык” фестиваленә  зур әзерлек белән килде. Аның нигезендә җитәкчелекнең, ата-аналарның, остазларның  бердәм хезмәте, укучыларның зур тырышлыгы ята. Күз явын алырлык сәхнә костюмнары, тын да алмый тыңларлык җырлар, җор телле конферанслар чыгышы, күз иярми торган биюләр – боларны тамашачыга Актаныш укучылары тәкъдим итте.

Фестивальнең район турына йомгак ясаган әлеге чара ахырында җиңүче мәктәпләр аталды. Актаныш технология техникумы өченче урынны яулады. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия һәм Актанышның беренче мәктәбе коллективлары  – икенче урын ияләре. Дәрәҗәле беренче урынга Актанышның икенче санлы мәктәбе йолдызлары ия булды. Җиңүче мәктәп җитәкчелеген район башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрикләде.

Гала-концерт кысаларында сайлап алу турларында балаларның чыгышларына бәя биргән жюри составы да хөрмәтләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. 

Автор - Лилия Бәхтиева, Актаныш-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International