2 март көнне Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында авыл мәктәпләре арасында "Йолдызлык - 2019" республика фестиваленең район туры гала-концерты үтте.
Сүз уңаеннан, быелгы "Йолдызлык" фестивалендә район буенча 24 авыл мәктәбеннән 923 бала үз сәләтен күрсәткән.
"Йолдызлык-2019" республика бәйгесенең авыл мәктәпләре арасында район туры гала-концертын да актанышлылар бик җылы кабул итте. Үзебезнең киләчәгебез булган балаларның талантларын ачуны, сәләтләрен үстерүне алмаксат итеп куйган фестиваль еллар дәвамында үз тамашачысын булдырды, ул район халкы көтеп ала торган чын бәйрәмгә әверелде.
Актанышта үткән "Йолдызлык-2019" бәйгесенең район туры гала-концертында I, II, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган "йолдыз"ларны район Советы рәисе урынбасары Р.Ф. Галимҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыева тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Чара ахырында гомуми йомгаклар буенча җиңүче дип табылган мәктәп коллективлары бүләкләнде. Җиңүчеләрне район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
I урын - Байсар мәктәбе,
II урын - Иске Кормаш, Мари Суыксу мәктәпләре,
III урын – Чуракай, Югары Яхшый мәктәпләре.
Яңа Әлем мәктәбе "Йолдызлык- 2019" фестиваленең махсус бүләгенә ия булды.
Урта белем бирү мәктәпләре арасында:
I урын – Сәфәр мәктәбе,
II урын - Киров урта мәктәбе һәм кадет-интернат мәктәбе,
III урын – Пучы мәктәбе.
Татар Суыксуы урта мәктәбе "Йолдызлык- 2019" фестиваленең махсус бүләгенә ия булды.
Автор - Лилия Бәхтиева, Актаныш-информ.