ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

3 апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган.

Быел ЕДК үткәрүнең үзәк мәйданы - Авангардная урамы, 74 йорт адресы буенча урнашкан КФҮ офисы: монда Татарстан Росреестры вәкилләре белән беррәттән, Кадастр палатасы, Салым хезмәте, Казан шәһәре башкарма комитеты, кадастр инженерларының үзкөйләнешле  оешмасы хезмәткәрләре консультация бирәчәк.

Мөрәҗәгать итүче гражданнар актуаль мәсьәләләрнең иң киң спектры буенча түләүсез консультация ала: хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу, җир законнарын бозган очраклар буенча; межалау үткәрү; күчемсез милек сатып алганда салым тотып калынган акчаны куллану; шәһәр төзелешенең яңа  нормалары,  объектны төзү һәм файдалануга тапшыру процедурасы буенча, һ.б.лар.

Гагарин урамы, 103 нче йорт, Ямашев урамы, 82 нче йорт, Җиңү проспекты, 100 нче йорт адресы буенча урнашкан башка мәйданчыкларда гражданнарга Татарстан Росреестры вәкилләре генә консультация бирәчәк.

Казанда Бердәм консультацияләр көне 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак. Бердәм Консультацияләр көне шулай ук бөтен республика буенча идарәнең территориаль бүлекләрендә дә узачак.

30 мартта Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәр, район башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Арча, Әтнә, Актаныш, Балтач, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән, Питрәч, Балык Бистәсе һәм башка районнарның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре азык-төлек һәм товарлар алып килгән иде. Мәйданчыкта шәһәрлеләр дә яратып өлгергән автолавкалар да сату итте.

Ярминкәләрдә сәүдә таң белән башланып китте, ә иртәнге алтыда мәйданчыклар сатып алучылар белән тулган иде инде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен  шәһәрлеләр яратып көтеп ала. Халык биредә ит, балык, сөт, май, бал, колбасалар, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, шикәр комы, он һ.б. сатып ала. Хәләл продукция дә тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2017 елның 31 октябрендәге 32-17р санлы күрсәтмәсе нигезендә, гражданнар оборонасы идарәсенең техник системаларының һәм хәрби конфликтлар яисә әлеге конфликтлар аркасында барлыкка килгән куркынычлар туган очракта  халыкка хәбәр итү системаларының даими әзерлеген тикшерү Актанышта 2 апрель көнне булачак. Гадәттән тыш хәлләр вакытында, шулай ук Татарстан Республикасында язгы ташу һәм җәйге янгын куркынычы чорына хәбәр итү системаларын әзерләү өчен төбәк, җирле һәм локаль мәгълүмат системалары, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турында яки барлыкка килү турында халыкка ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасы тикшереләчәк.

2 апрель көнне  9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль районында РСУ-300 хәбәр итү системалары эшләтеп каралачак. Хәбәр тексты: “Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә”.

Шулай ук 10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль районында С-40 сиреналарының эшләве тикшереләчәк.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тынычлык саклауны һәм  игътибар белән җиткерелгән хәбәрләрне тыңлауны сорый. Куркыныч дәрәҗәсен аңлату,  Гражданнар оборонасы сигналларын өйрәтү гадәттән тыш хәлләр килеп туганда үзегезне дөрес итеп тоту, сезнең һәм якыннарыгызның тормышын саклап калу өчен эшләнә.

 

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..- 3 º, көндез максималь һава температурасы +4 ..+6 .º

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Көньяк районнарда урыны белән юеш кар, көндез яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..- 5 º, көндез максималь һава температурасы +2 ..+7 .º

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

“ЭКОяз 2019” акциясе кысаларында республикабызда яшәүчеләр һәм оешмалар төрле экологик чаралар үткәрү рәвешендә үзләренең табигатьне саклау инициативаларын тормышка ашыра алачак.

Акция ике этапта уздырыла:

- район этабы: 2019 елның 1 апреленнән 13 майга кадәр;

- республика этабы: 2019 елның 14 маеннан 31 майга кадәр.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк:

- “Иң яхшы балалар бакчасы”,

- “Иң яхшы мәктәп”,

- “Иң яхшы гаилә”,

- “Иң яхшы предприятие”,

- “Иң яхшы муниципаль берәмлек”.

 

Район һәм республика этапларында җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, иң яхшы муниципаль берәмлекләргә балалар уен комплекслары бүләк ителәчәк.

 

 

Республикабызда, шулай ук Актаныш районында 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-чистарту икеайлыгы игълан ителде. Айлык кысаларында экологик  һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен район, авыл җирлекләре территориясен чистарту эшләре алып барылачак. Районда санитар-чистарту икеайлыгы вакытында эш торышын күзаллау өчен оператив штаб булдырылды һәм үткәрелүче чаралар планы расланды.

Ике ай дәвамында җирлегебездә чистарту, төзекләндерү, агач утырту эшләре башкарылачак, өмәләр оештырылачак. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан уздырылучы "Экояз" бәйгесе дә шушы максатларда үткәрелә. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Экомәктәп", "Экогаилә", "Экопредприятие", "Экобалаларбакчасы" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Шунысын да әйтергә кирәк, район үзәгендә чистарту эшләре кар астыннан чүп-чарлар баш калкытуга ук башланды инде.

Татарстан Республикасы территориясендә транспорт чарасын йөртүченең телефон белән файдалану кагыйдәләрен бозуга бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында 2019 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр «Кесә телефоны» оператив-профилактик чаралары үтәчәк.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Кесә телефоны» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.

Әлеге чараның төп бурычлары - РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм булдырмау,  транспорт чарасы хәрәкәте вакытында кулда тотмый гына сөйләшүләр алып бару җайланмасын куллану, чөнки руль артында мобиль гаджетны  куллану - сөйләшү, смс-хәбәрләр язу, программалар һәм уеннар куллану машина йөртүченең игътибарын үзенә җәлеп итә һәм юл хәрәкәтенә тулысынча игътибар итәргә мөмкинлек бирми.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе искә төшерә: РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә, транспортта хәрәкәт иткәндә машина йөртүчегә кулга тотмый  гына сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланмасы булмаган  телефоннан файдалану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.36.1 маддәсе нигезендә 1500 сум күләмендә административ штраф салына.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге

31 мартта Түбән Кама шәһәрендә   бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә сайлап алу этабы – Кама аръягы лигасы ярышлары узды. Турнирда Актаныш, Менделеевск, Алабуга,  Түбән Кама, Тукай  районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән 140 бадминтончы катнашты.

2004 елгы һәм аннан өлкәнрәкләр, 2005 елгы һәм аннан кечерәк егет-кызлар арасында шәхси Кубокның икенче этабында җиңүче бадминтончыларыбыз: беренче урын – Азамат Рәхмәтуллин, Илнур Галиев, икенче урын – Гөлназ Ханова, өченче урын – Гөлназ Бакирова. Тренерлары – Альгинат Гәрәев.


31
март, 2019 ел
якшәмбе

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз явым-төшемнәр, нигездә, яңгыр рәвешендә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.  Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+2 ˚.

Көндез максималь һава температурасы +5..+7 ˚.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз явым-төшемнәр, нигездә, яңгыр рәвешендә. Төнлә һәм көннең беренче яртысында аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+4 ˚.

Көндез максималь һава температурасы +4..+9 ˚.


30
март, 2019 ел
шимбә

Казан буенча:

Болытлы. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр. Аерым районнарда төнлә буран, көндез томан. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..+ 2 ˚; көндез максималь һава температурасы +3..+8 ˚.

Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча:

Болытлы. Күпчелек районнарда юеш кар, яңгыр һәм сибәләп торучы  явым-төшемнәр. Урыны белән томан. Җил көнбатыштан, секундына 6-11, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+5 ˚. Көндез максималь һава температурасы +3..+8 ˚. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International